Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч икенче мәктәбе укучылары физика буенча олимпиада призерлары булдылар

    Быел олимпиаданың муниципаль турында бөтен районнан 1500дән артык укучы үз көчләрен сынап карады.

    11 гыйнвардан мәктәп укучыларының Бөтенроссия фән олимпиадасының региональ этабы старт алды. Ул дүрт этаптан тора: мәктәп, район, төбәк һәм йомгаклау. Анда 4-11 сыйныф укучылары катнаша. Сынау үткәрелә торган фәннәр исемлегенә 20дән артык мәктәп дисциплинасы керә.

    Зона этабы белән бер үк вакытта «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау турлары да уза. Физика буенча әлеге олимпиаданың призерлары Питрәч икенче мәктәбе укучылары – тугызынчы сыйныф укучысы Даниил Озеров һәм унынчы сыйныф укучысы Денис Харитонов булды.

    Интеллектуаль ярышлар барлык санитар таләпләрне үтәп  уза.

    Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, призерлар һәм җиңүчеләр дипломнары югары уку йортына кергәндә өстәмә балларга хокук бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: