Питрәч интернат-мәктәбендә компьютер бүлмәсе ачылды
Кабинет хәйрия проекты кысаларында ясалды.
Бу мәктәптә балалар әлегә компьютерларда шөгыльләнмиләр. Тик киләсе елдан 7-9 нчы сыйныф укучыларының информатика фәне барлыкка киләчәк. Шуңа күрә мондый кабинетка ихтыяҗ зур була. Проблема тиз арада хәл ителә. Мәктәп җитәкчелегенә волонтер Карина Смолкина мөрәҗәгать итә. Хезмәткәрләр аны яхшы белә. Кызның әбисе һәм әнисе үз вакытында бу мәктәптә эшләгән. Ул балаларның нәрсәгә мохтаҗ булуын ачыкларга килгән.
Без үз командабыз белән игелекле эш башкарырга теләдек. Тик аларга нәрсә кирәклеген белмәдек. Идеяләр күп иде. Башта спорт мәйданчыгы турында уйласалар, соңрак компьютер кабинеты кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Без проектны булдырдык һәм аны тормышка ашырдык. Бүген ачылу тантанасы, без бик шат! - ди Карина.
Матди планда бу эшкә бөтен республика халкы үз өлешен кертә. Волонтерлар үзләренең дусларын, танышларын җәлеп иттеләр, зур оешмалар белән элемтәгә керделәр, Бауман урамында хәйрия концертлары оештырдылар. Җыелган акчага кабинетта косметик ремонт ясалды. Сыйныф тулысынча җиһазландырылган - өстәлләр, урындыклар, креслолар, ноутбуклар һәм оргтехника сатып алганнар.
Мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләр яңабүлмәне бәяләделәр инде.
Компьютер сыйныфы миңа бик ошады. Ул иркен, матур, якты, - дип кичерешләре белән уртаклаша сигезенче сыйныф укучысы Милена Галазиева.
Ул җыр белән мавыга, җырчы булырга хыяллана, шуңа күрә буш вакытта ноутбук аша яраткан җырларын эзләргә һәм минус фонограммасы булдыру өчен программа табарга планлаштыра.
Кабинет мәктәп директорыннан Рәхмәт хаты тапшыру, кызыл тасма кисү һәм балалар өчен Кыш бабай һәм Кар Кызы катнашындагы Яңа ел программасы белән ачылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа