Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч районында мәктәпләрне карантинга ябу планлаштырылмый

Мондый эпидемиологик күренеш аркасында мәгариф учреждениеләрендә балаларның сәламәтлеге торышын катгый контрольдә тоталар.

Питрәч районы мәктәпләрендә 6146 бала укый, шуларның 1200дән артыгы төрле чирләр белән авырый. Хәзер һәр бишенче бала салкын тиюдән, ОРВИ, грипп яки ковидтан дәвалана. Симптомнар охшаш, шуңа күрә төгәл диагнозны бары тик табиблар гына куя. 655 педагогның 56сы больничныйда.

Җентекләп тикшерү иртәдән бинага кергәндә үк башлана. Һәр кергән кешенең тән температурасын үлчиләр, кешенең халәтенә игътибар итәләр. Иң вак детальләр буенча баланың нинди хәлдә булуын ачыкларга тырышалар. 

Без үзебезнең балаларны яхшы беләбез, алар бездә нибары 16. Баланың нинди халәттә булуын шунда ук күрәбез. Әгәр ул мәктәпкә  яхшы кәеф белән елмаеп, исәнләшеп керә икән, димәк, борчылырлык нәрсә юк. Ә үзен тыныч тотканда, моңсу карашы, хәрәкәтләре акрын икән, ул чакта инде башка эш, - дип үз күзәтүләре белән уртаклаша Керәшен Сәрдәсе мәктәбе техник хезмәткәре Евдокия Никитина. Нәкъ менә ул укучыларны каршы ала да инде.

Районның барлык мәктәпләрендә дә укучының авырый башлавы шиге булса,  алга таба ничек эш йөртүнең  төгәл схемасы эшләнгән. Әгәр баланың борыны тыгылса, йөткерсә, төчкерсә, ә тән температурасы 37 һәм аннан да югарырак күтәрелгән булса, аны шунда ук кире кайтарып  җибәрәләр. 

Район мәгариф бүлеге башлыгы Марина Харитонова билгеләп үтүенчә, ата-аналар  балаларында бу симптомнарны күрсә, аларны өйдә калдырып, сыйныф җитәкчесенә хәбәр итәргә тиеш. Ә Роспотребнадзор вәкилләре мәктәпкә инфекция йоктырган кешеләрне генә түгел, авыру белән контактта булганнарны да йөртмәскә киңәш итә. Өйдә ата-аналар авырый икән, балага да алар белән булу яхшырак, чөнки ул авыру таратучы була ала. Ул  чакта аңа дуслары белән урамда йөрүдән, кинога барудан  һәм башка күңел ачулардан баш тартырга  туры килә. Югыйсә вирус аның янәшәсендәгеләргә күчәргә мөмкин. 
Мәктәпләрне карантинга ябу планлаштырылмый. Әгәр сыйныфта балаларның 25 проценттан артыгы авырса, уку процессын туктаталар. Балалар өйдә утыра, бер-берсе белән очрашмый,   күрешми. Хәзерге вакытта алты мәктәпнең 56 сыйныфы шундый режимда. 

Алар узган материалларны кабатлау белән мөстәкыйль шөгыльләнә, аннары уку программасын куып җитәчәкбез, - дип билгеләп үтте Марина Алексеевна. 


Үзегезне саклагыз!

Хәзер без барыбыз да үз сәламәтлегебез өчен куркабыз. Янәшәбездә барысы да авырый кебек тоела: туганнар, хезмәттәшләр, танышлар. Питрәч район үзәк хастаханәсендә көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар санының артуын расладылар. Әмма хәлне эпидемия кебек тасвирламыйлар. Халыктан саклануның барлык чараларын да катгый үтәүләрен сорыйлар: битлек кияргә, кулларны дезинфекцияләргә һәм  симптомнар булса да үзизоляциягә китәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса