Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч районында укытучылар җитми

Мондый тенденция инде берничә ел рәттән күзәтелә. Әмма быел проблема аеруча кискен тора. Без аны ничек хәл итүләрен ачыкладык.

Төрле фәннәрдән 26 педагог кирәк. Нигездә, математика, физика, информатикадан, шулай ук башлангыч сыйныф укытучыларын көтәләр.

Районның тугыз мәктәбендә кадрларга ихтыяҗ  зур. Бигрәк тә, Богородск мәктәбе коллективы зур кыенлык кичерә, анда 10 укытучы таләп ителә - математика, физика, география, технология, башлангыч сыйныф укытучылары,  бер тәрбия эшләре буенча урынбасар. Хәзер күрше Көек авылының «Светлый» торак комплексында күп профильле лицей төзелә. Эшкә урнашу өчен әңгәмәгә укытучылар күп килә, шуңа күрә кайбер резюмеларны Богородск авылы мәктәбенә күчерәләр.
Укытучылар эзләү - мәгариф бүлегенең төп бурычларының берсе. Ел саен безнең районнан югары уку йортларына юллама белән укырга китәләр. Студентлар район мәгариф учреждениеләре белән килешүләр төзи, бюджет акчалары хисабына югары белем ала. Быел шундый 4 студент диплом алды, ә 5 булачак математика, физкультура, география укытучысы укырга җибәрелә. Узган ел мәктәпләргә 9 яшь белгеч килде. Һәр яңа укытучыга остаз билгеләнә, ул аның белән 3 ел эшли. Кече хезмәттәше белән тәҗрибә уртаклаша, коллективка ияләшергә, балалар белән аралашырга, дәресләр алып барырга булыша.
Район үзәгенең икенче мәктәбендә сентябрь аенда Чиләбе өлкәсеннән инглиз теле буенча «Земство укытучысы» үз вазифаларына керешәчәк. «Земство укытучысы» - авыл укытучыларына ярдәм итү буенча Россия программасы, аның кысаларында торак бирелә. Әмма безнең район яшьләрне авыл мәктәпләренә җәлеп итәргә ярдәм итәчәк үз идеяләрен булдырырга һәм гамәлгә ашырырга планлаштыра.

Без яшь педагогларны һәм укытучыларны стимуллаштыру буенча программа булдыру өстендә актив эшлибез. Киләсе уку елында аны гамәлгә ашырырбыз дип өметләнәбез, - дип ассызыклады мәгариф бүлеге башлыгы Марина Харитонова.

Укытучылар өчен үз йортын төзү өчен зур ташламалар хәзер дә бар.

Укытучыларга, нинди дә булса аукционнан башка, Күн авылында торак төзү өчен 6 елга җир участоклары бирелә. Аннары алар бу җир участогын ташламалы шартларда сатып ала алалар. Гариза бирүче Питрәч районында язылырга, югары белем турында дипломга ия булырга һәм үз өлкәсендә эшләргә тиеш, - дип аңлатты милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илназ Дәүләтханов. Тагын бу өстенлектән медицина һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре файдалана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса