БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ БЕЛ!
Питрәч икенче мәктәбе укучылары Камил Демьяненко (укытучысы Илсөяр Гыйсмәтова), Искәндәр Мифтахетдинов (укытучысы Аида Гыйләҗева), шулай ук район үзәгенең беренче мәктәбеннән Полина Хрущева (укытучысы Альбина Долгова) - инглиз теле буенча; татар теленнән - икенче мәктәптән Светлана Боганова (укытучысы Гөлназ Хөсәенова), Ленино-Кокушкинодан Артем Саркеев (укытучысы Ләйсән Фәйзуллина); химия фәненнән - Татар Тау Иле мәктәбеннән Алмаз Рәимов, (укытучысы Зөлфия Җиһаншина); физикадан - Питрәч икенче мәктәбеннән Искәндәр Мифтахетдинов һәм Диниил Озеров (укытучысы Петр Курицын) «Олимпка юл» республика мәктәп укучылары олимпиадасы призеры дипломы белән бүләкләнделәр.