Питрәч укучыларының 50%ы «4» һәм «5»кә укый, әмма сынау имтиханнары Начар тапшырылган
Районда 6233 бала белем алган беренче мәктәп чирегенә йомгак ясалды.
Иң мөһим моментларны билгеләп үтәбез.
ӨЛГЕРЕШ
Аттестация узган 5030 укучының 4900е чирекне уңышлы тәмамлады. Беренче сыйныф укучылары аттестация узмый, унынчы һәм унберенче сыйныфларда нәтиҗәләр ярты еллык буенча ясала.
12 мәктәптән 130 бала икенче чирек башына академик бурычка ия булган - иң күбе Яңа Шигалиның «Прогресс» лицеенда һәм Кощак мәктәбендә. Сәбәпләрнең берсе - якын чит илләрдән килгән балалар булуы. Алар рус телен начар белә.
Ленино-Кокушкино мәктәбендә – 15, Питрәчнең икенче һәм Богородск мәктәбендә - 13әр укучы аттестация уза алмаган. Моның сәбәбен укучыларның мотивацияләре булмавы белән аңлаталар, һәм аларны ата-аналар тиешенчә контрольдә тотмый.
Чирекне «4» һәм «5»кә барлык мәктәп укучыларының яртысыннан артыгы төгәлләгән. Иң югары күрсәткечләр Чыты һәм Күн мәктәпләрендә, иң түбәннәре - Надеждино, Колай һәм Кощакта. «3»кә бирүчеләр - 433 кеше.
Балалар кайвакыт төрле сәбәпләр аркасында дәрескә килмиләр. Барыннан да бигрәк бу күренеш Көекнең «Алгоритм» лицеенда, Богородскийда, Питрәчнең беренче, Пановка, Ленино-Кокушкино мәктәпләрендә күзәтелә.
Өйдә укый торган балалар саны арта. Узган ел алар 57 булган, быел - 62. Тик, анализ күрсәткәнчә, бу иң яхшы вариант түгел. Район буенча уртача күрсәткечтән азрак. Район буенча уртача алганда, биредә яхшы укучылар азрак.
ИМТИХАННАРГА ӘЗЕРЛЕК
Мәктәпләрдә БДИ һәм ТДИ форматында фәннәр буенча тестлар узды. Укучылар түбән нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Тугызынчы сыйныф укучыларының яртысы математика буенча «2 ле, ә рус теле буенча шундый ук бәяне 25% алды. Сайланма предметлары буенча да шундый ук хәл. "Икеле"ләрнең күбесе география, җәмгыять белеме, химия, физика буенча. Ә БДИга килгәндә, математика буенча югары бәяләр бер генә мәктәптә дә юк. Профильле математика, рус теле һәм башка сайланма предметлар буенча югары балл җыючылар юк.
Уртача алганда, укучыларның 10-12 проценты һәр фән буенча минималь чикне узмаган.
ТӘРБИЯ ӨЛЕШЕ
Мәктәпләрдә укучыларга массакүләм диагностик тикшерүләр оештырылды. Алар шәхеснең аерым характеристикаларын ачыклыйлар һәм асоциаль тәртипкә һәвәслекне ачыкларга булышалар. Диагностика нәтиҗәсендә риск төркеменә керүче 160 бала ачыкланды. Балалар белән профилактик әңгәмәләр, индивидуаль консультацияләр, педагог-психолог белән дәресләр үткәрделәр, аларны мәктәпнең иҗтимагый тормышына җәлеп иттеләр.
Бүгенге көндә дәресләрдән соң 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балаларның 80 проценты мәктәпләрдә һәм аннан читтә төрле түгәрәкләргә йөри. Көек һәм Яңа Шигали лицейларында, Питрәчнең беренче мәктәбендә түләүле дәресләр оештырганнар. Алар Питрәчнең икенче мәктәбендә дә барлыкка килер дип планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа