Питрәч укучысы республика иншалар конкурсы дипломанты булды
Мәгариф

Питрәч укучысы республика иншалар конкурсы дипломанты булды

Ул икенче урын алды.

Питрәч икенче мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Элина Гайнуллина коррупциягә каршы юнәлешле «Илем киләчәге – минем кулларымда» республика иншалар конкурсында икенче призер булды. Аңа ТР Мәгариф һәм фән министры имзалаган икенче дәрәҗә диплом тапшырдылар һәм электрон китап-гаджет бүләк иттеләр.

Аның укытучысы Лилия Муллахмәтова билгеләп үткәнчә, бүләкләү Казан Кремле территориясендә югары вазыйфаи затлар катнашында узды.