Питрәчнең "Айгөл" балалар бакчасы 500 мең сумлык грант алды
Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы"республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.
Питрәч районының бер мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 500 мең сум күләмендә грант отты. Җиңүчеләр арасында Питрәчнең "Айгөл" балалар бакчасы да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа