Алга
  • Рус Тат
  • Питрәчнең “Шатлык” социаль приютында “Туган тел” темасына багышланган кигә үткәрелде

    Бу - халыкара бәйрәм. Бөтен җир йөзендә үткәрелә.

    Бәйрәмдә өлкән яшьтәге балалар катнашты. Алар туган телдә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Кичәбезнең төп максаты - туган телне өйрәнүгә һәм саклап калырга чакыру, гаиләнең балаларга мөһим булуын төшендерү, яхшы кәеф һәм бер-берсенә ихтирам тәрбияләү.

    Дөньяда телләр бик күп. Безне әниләребез кечкенәдән туган телебездә бишек җырлары җырлап үстерделәр. Телебез бай һәм матур. Тел ярдәмендә хикәяләр төзибез, шигырьләр язабыз, кыскасы сөйләшәбез. Туган илне, туган телне, халкыбызны яратырга кирәк. Нинди телдә сөйләшуебезгә карамастан приют безнең өчен өебез, гаиләбез - дип җавап бирде балалар. Гаилә - һәрберебез өчен бик мөһим. Ул безнең якыннарыбыз, авыр вакытта ярдәм итәргә әзер булучылар. Без аларны яратабыз. Алардан үрнәк алабыз. Һәрбер кеше өчен "Гаилә" дигән сүз бәхетле минутлар, онытылмаслык хатирәләр. Аларны беркайчан да онытмаска кирәк.

    Ахырда балалар "Гаиләне ничек күз алдына китерәбез" темасына рәсем ясадылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: