Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәчтә үткән “Аҗаган“га Бөек Ватан сугышы ветераннары да чакырылган иде

"Аҗаган"да 15 команда вәкилләре катнашты. Бу чара 20 февральдә узды һәм Ватанны саклаучылар көненә, шулай ук оборона-масса эше айлыгына багышланды.

Ачылу тантанасында Бөек Ватан сугышы ветераннары Гайфулла Рәимов һәм Михаил Козлов катнашты. Алар конкурсларны да карап утырды.
Киләчәктә ватанны саклаучы 200гә якын питрәчле спортның 11 хәрби-гамәли төрендә көч сынашты.
Соңгы конкурска кадәр команда беренчелеге өчен киеренке көрәш барды. аңарчы ике җыелма команда алда барды. Болар Шәле һәм 1 нче мәктәп командалары.
Нәтиҗәдә , питрәчлеләр җиңү яулады, шәлеләр 2 нче урын алды. 3 нче урында Колай командасы.
Шәхси һәм команда уеннарында җиңүчеләрне район башлыгы Эдуард Дияров һәм район хәрби комиссары Владимир Гузич бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса