Питрәчтән 210 беренче сыйныф укучысы портфельләр алачак
Районда унбишенче тапкыр рәттән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелә.
Аның кысаларында авыр тормыш хәлендә калган һәм күп балалы гаиләләрдәге булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр һәм мәктәп кирәк-яраклары бүләк итәләр.
Бүләк тапшыру тантаналы рәвештә Питрәч авылының үзәк мәйданында старт алды. Чарага Питрәч мәктәпләрендә, шулай ук Колайда белем алачак 35 бала чакырылган иде.
Ландыш Мифтахетдинова быел район үзәгенең икенче мәктәбенә үзенең өченче баласын озата. Аның 3 кызы бар.
Олысы Эльза тугызынчы сыйныфка бара, уртанчысы Энҗе – дүртенче, кечесе Эльвина - беренче сыйныфка. Без ярдәм иткәннәре өчен барысына да рәхмәтле, - дип билгеләп үтә күп бала анасы.
Аның сүзләренә Эльвира һәм Ранис Дәүләтшиннар гаиләсе дә кушыла. Аларның да өч баласы икенче мәктәптә укый. Олы кызлары Ралинә өченче сыйныфка бара, ә игезәкләр Радель белән Ринас сентябрьдә беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәкләр.
Балаларыбызга игелек кылучыларга рәхмәт. Алар сынатмаслар һәм үрнәк укучылар булырлар дип ышанабыз, - диде ир белән хатын.
Бу вакытта балалар портфель эчендә нәрсә яшеренгәнен кызыксынып карадылар. Кызларга - алсу, малайларга зәңгәр төстәгеләрне бүләк иттеләр. Аларның бүләкне ошатуларын аңлау кыен түгел иде.
Булачак беренче сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен район башлыгы Илһам Кашапов һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская котладылар. Алар яшь питрәчлеләргә кызыклы һәм нәтиҗәле укуларын, ә аларның ата-аналарына һәм укытучыларына бары тик шатлыклы кичерешләр генә теләделәр.
Акциянең иганәчеләре, гадәттәгечә, район эшмәкәрләре һәм хезмәт коллективлары булды.
Быел мәктәпкә 1 сентябрьдә 6 меңнән артык бала укырга керәчәк, шуларның 940ы – беренче сыйныф укучылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа