Район башлыгы Илһам Кашаповның Укытучылар көне белән котлавы
Хөрмәтле педагоглары һәм мәгариф тармагы ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм!
Питрәч районы мәгариф системасында 18 мәктәп бар, аларда 756 педагогик хезмәткәр эшли. Бу зур, көчле һәм бик талантлы укытучылар коллективы.
Педагогларның төп казанышы - аларның талантлы укучылары. 2022 елда җиде мәктәпне тәмамлаган 56 укучы 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйды. 20 чыгарылыш укучысы «Укудагы аерым уңышлары өчен» медальләре белән бүләкләнде. 30 укучы Бөтенроссия фән олимпиадаларының региональ һәм республика этапларында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.
Укучыларына белем генә биреп калмыйча, аларга бөтен күңел җылыларын бирүче һәр укытучыга рәхмәт әйтәсем килә. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, күңел күтәренкелеге, барлык башлангычларда уңышлар, максатчан һәм рәхмәтле укучылар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа