Районда ТР мәгълүмат-методика бүлекләре методистларының стажировка мәйданчыгы эшли
Мәгариф

Районда ТР мәгълүмат-методика бүлекләре методистларының стажировка мәйданчыгы эшли

Дүрт районнан методистлар катнаша

Питрәч районында ТР мәгълүмат-методика бүлекләре методистларының стажировка мәйданчыгы эшли.

Кичә чара Көек авылының «Алгоритм» лицее базасында узды, бүген - Питрәчтә балалар иҗаты йорты базасында.

Питрәчлеләр мәгариф системасында методик эш белән идарә итү буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар.

Чарада Апас, Буа, Чүпрәле, Тәтеш районнарыннан методистлар катнаша.