Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Район мәктәпләрендә азык-төлек блокларын ремонтлыйлар

Яңа уку елына биналар тулысынча яңартылырга тиеш.

Богородск, Кощак һәм Ленино-Кокушкино авыллары мәктәпләрендә азык-төлек блокларын ремонтлыйлар.

Барлык объектларда да эшләр җәй башында башланды. Төзүчеләр стеналардан һәм идәннән плиткаларны алдылар, штукатурканы куптардылар – боларның барысын да алмаштырачаклар. Шулай ук җиһазлар сүтелде, алар урынына яңа мичләр, суыткычлар, яшелчә турагычлар сатып алачаклар, вентиляция урнаштырачаклар. 
Богородскийда әлегә урында электриклар эшли. Мәктәп директоры урынбасары Светлана Хәбирова билгеләп үткәнчә, соңгы тапкыр ашханәдә ремонт 2015 елда булган, ул да косметик кына. 

Без ашханәбезнең яңаруын һәм беренче сентябрьдә балаларны яңа төс-кыяфәттә каршы алуны түземсезлек белән көтәбез, - ди Светлана Сергеевна. - Безнең азык-төлек блогына ризык кабул итү, әзерләү өчен бина, юу һәм саклау цехлары керә, - дип санап китте ул. 

Кощак мәктәбе дирекциясе ит һәм яшелчә цехы зоналарын бүлүне проектка кертүне сорады. Алар инде урнаштырылган. Шулай ук урында электр үткәрү, стеналарны штукатурлау, идәннәрне төзекләндерү эшләре башкарылган инде. Тиздән бизәкләү эшләренә керешәчәкләр. Ул арада Ленино-Кокушкино мәктәбенең азык-төлек блогында плитка җәяләр.
Эшләр республика программасы буенча бара. Алар август аенда ук төгәлләнәчәк, бу беренче көннән үк балаларны ремонтланган ашханәләрдә ашатырга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса