Районның ундүрт балалар бакчасыннан 50 педагог «Иң яхшы методик эш» конкурсында катнашты
Аларның һәркайсына үзенчәлекле, кызыклы иҗади проект әзерләргә кирәк иде.
Конкурста катнашучыларны «Каенкай» балалар бакчасы кунакчыл кабул итте.
Җыелган баллар саны буенча комиссия җиңүчеләрне, призерларны һәм номинантларны билгеләде. I дәрәҗә җиңүче булып Ленино-Кокушкинодагы «Родничок» балалар бакчасы тәрбиячесе М.Г.Канафина танылды. Тагын бер җиңүче дип «Колокольчик» балалар бакчасы тәрбиячесе Н.И.Павлова танылды. III дәрәҗә җиңүчеләре - 3 нче номерлы «Солнышко» балалар бакчасы тәрбиячеләре О.М.Золина, 2 нче номерлы «Айгөл» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе А.А.Хәбибуллина, Колайдагы «Колокольчик» балалар бакчасы тәрбиячесе О.И.Вагыйзова. Калган катнашучыларга конкурста катнашучы дипломнары тапшырылды.
Һәр педагог проект эшенә иҗади якын килүләрен күрсәтте. Кконкурс материаллары югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Педагогларның эшләрендә яңалык та, эш тәҗрибәсе дә сизелә, материалны тәкъдим итүнең үзенчәлекле яклары да күренә, - дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге методисты Ирина Чихирева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа