Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды
Документларны «Дәүләт хезмәтләре» порталы, почта аша җибәрә һәм үзләре килеп тапшыра ала
Россиядә 20 июньнән 9 августка кадәр югары уку йортларына кабул итү кампаниясе узачак. Абитуриентлар документларны «Вузга онлайн укырга керү» сервисы ярдәмендә «Дәүләт хезмәтләре» порталы, почта аша җибәрә һәм үзләре килеп тапшыра ала.
Фән һәм югары белем министрлыгы мәгълүматларына караганда, Россия югары уку йортларында һәр әзерлек юнәлеше буенча бюджет урыннарының ким дигәндә 10 проценты махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен квота буларак калдырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа