Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Россия югары уку йортларында 300дән артык яңа белгечлек булдырылачак

Һәр икенче белгечлек цифрлы технологияләр һәм ясалма интеллект үсеше белән бәйле булачак.

Россия югары уку йортларында якындагы ун елда 300 дән артык яңа белгечлек барлыкка киләчәк. Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко сүзләренә сылтама белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Приоритет- 2030» федераль программасында катнашучы Россия университетларында 300дән артык яңа белгечлек булдыру планлаштырыла. Һәр икенче белгечлек цифрлы технологияләр һәм ясалма интеллект үсеше белән бәйле булачак», — диде Чернышенко. 

Ул әйткәнчә, югары квалификацияле кадрлар әзерләү — «Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән илкүләм максатларга ирешүнең мөһим коралы».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса