Россиядә 2022 елда бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру көннәре билгеле
Мәгариф

Россиядә 2022 елда бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру көннәре билгеле

Имтиханнарны тапшыру өчен өстәмә көннәр дә бирелә.

2022 елда Төп дәүләт имтиханы 21 апрельдән 2 июльгә кадәр, Бердәм дәүләт имтиханы 21 марттан 2 июльгә кадәр узачак.

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор әзерләгән документтан күренгәнчә, имтиханнарны вакытыннан алда тапшыру һәм резерв көннәр 21 апрельдән 17 майга кадәр дәвам итәчәк. Төп көннәр 20 майдан 2 июльгә кадәр булачак. Шулай ук 5-24 сентябрьдә өстәмә көннәр дә планлаштырылган.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, 11 сыйныфлар Бердәм дәүләт имтиханын 21 марттан 2 июльгә кадәр тапшырачак. БДИны вакытыннан алда тапшыру 21 мартта башланып, 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Имтиханнар тапшыруның төп чоры (резерв көннәр белән) — 27 майдан 2 июльгә кадәр. 5-20 сентябрьдә өстәмә көннәр бирелә, диелә хәбәрдә.  

ТИ