Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Шәле мәктәбе укучысы «Мин һәм Кызыл китап» конкурсында өченче урын алды

Конкурс мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм белем бирү учреждениеләре укучылары арасында үткәрелде

Үсеп килүче буында экологик аң формалаштыру, сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлекләр һәм хайваннар төрләрен саклау белән кызыксынуны үстерү, иҗади һәм иҗтимагый-агарту эшчәнлегенә җәлеп итү максатыннан ТРның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» балалар кул эшләнмәләре конкурсы үткәрде.

Катнашучыларның бурычы - Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайван, үсемлек һәм гөмбә төрләре сурәтләнгән табигый һәм ташландык материалдан кул эшләре ясау иде.

Конкурсның "ТР Кызыл китабына кертелгән хайваннар" номинациясендә Шәле мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Ильяс Галясфаров өченче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса