Шушы көннәрдә Питрәч интернат-мәктәбе базасында «Блокада икмәге» хәтер дәресе узды
Ул Россиянең Хәрби дан көненә - 1944 елда Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә багышланган иде.
Аны Питрәчнең «Кайгырту» комплекслы үзәге социаль педагоглары Лилия Золина һәм Валентина Киселева оештырдылар һәм үткәрделәр, алар балаларга «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясенең төп символы турында сөйләделәр.
Дәрес барышында балалар блокадалы шәһәр халкының хикәяләре нигезендә әзерләнгән видеороликны кызыксынып карадылар. Чара ахырында да бу вакыйга турында гомуми фотога төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа