Татар Тау Иле  мәктәбе укучылары сынатмады
Мәгариф

Татар Тау Иле мәктәбе укучылары сынатмады

Район балалар китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, Татарстан Республикасы игълан иткән "Җирдә тынычлык хакына" шигърият бәйгесенең 2 этабы булып узды.

Бу бәйгедә Татар Тау Иле мәктәбеннән 3 укучы катнашып, призлы урыннар яулады. Бөек Ватан сугышы турында проза әсәреннән өзек уку буенча Мостафин Тәлгать Гран-прига ия булды. Шигырь сөйләү бәйгесендә Алинә Рәхимова 1 нче, ә Людмила Захарова 2 нче урын яулады.

Афәрин укучылар!


Питрәч. Балалар китапханәсе. Бәйге