Татарстан мәктәпләрендә «физик-химик алгарыш» проекты эшли башлаячак
Мәгариф

Татарстан мәктәпләрендә «физик-химик алгарыш» проекты эшли башлаячак

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Татарстан мәктәпләрендә яңа уку елы башыннан «физик-химик алгарыш» проекты эшли башлаячак.

«Яңа уку елыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республика мәктәпләрендә «физик-химик алгарыш» проекты эшләтеп җибәреләчәк. Бу ике фән тирәнрәк өйрәнеләчәк», - диде министр.

Республикада «физик-математик алгарыш» проекты инде эшли. Аның буенча укытучылар һәм мәктәпләр профильле сыйныфлар булдыруга, җиһазлар сатып алуга һәм чаралар уздыруга грантлар ала.