Татарстанда бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыючыларга акчалата премия бирәчәкләр
Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.
Быел Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган укучыларны бүләкләячәк. Премия күләме максималь нәтиҗәгә тапшырылган фәннәр санына бәйле була.
«Бердәм дәүләт имтиханында максималь нәтиҗәгә ирешкән быелгы чыгарылыш укучыларын республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгыннан бүләк көтә: аларга җыелган нәтиҗәне исәпкә алып, 15, 25, 35 мең сум күләмендә бер тапкыр премия түләнәчәк», – диде министр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа