Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Татарстанда беренче сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул итүнең икенче этабы башлана

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда 6 июльдән мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәүче балалардан беренче сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул ителә башлый. Кабул итү буш урыннар тулганчы булачак, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча уздырылачак.

Гаризаларны кабул итү электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы аша, ата – аналарның мәгариф оешмасына шәхси мөрәҗәгате, заказлы хат белән, электрон формада – мәктәпнең электрон почтасы аша башкарыла», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Гаризаның датасы һәм вакыты аның тапшыру ысулына карамастан, мәктәпкә алыну карарын кабул иткәндә исәпкә алына.

Баланы беренче класска кабул итү турындагы күрсәтмә акты барлык гаризалар кабул ителеп беткәч, биш эш көне эчендә игълан ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса