Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Татарстанда мошенниклар фейк портал аша укучыларны алдый башлаган

Алар Мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре яки имтихан комиссиясе вәкилләре булып шалтыраталар.

Татарстанда мошенниклар мәктәп укучыларын һәм аларның ата-аналарын Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшыруның ялган порталы аша алдый башлаган. Бу хакта Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Телеграм-каналында сөйләде.

«Балалар һәм ата-аналар өчен Төп дәүләт имтиханы һәм Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру вакыты дулкынландыргыч чор, кибермошенниклар моннан файдалана. Чыгарылыш укучыларын «махсус сайт»та теркәлү узарга күндерәләр һәм «Дәүләт хезмәтләре» платформасына керү өчен смс аша килгән кодны алалар», - дип хәбәр итте ул.

Схема түбәндәгечә: укучыларга һәм ата-аналарга Мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре яки имтихан комиссиясе вәкилләре булып шалтыраталар. Мошенниклар БДИ тапшыруның махсус порталында ашыгыч рәвештә теркәлергә кирәк, дип ышандыра, ә авторизация узу өчен кешене смс аша килгән кодны атарга мәҗбүр итәләр.

«Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре беркайчан да смстан телефон аша кодлар сорамый, БДИ белән бәйле барлык теркәү гамәлләре мәктәпләр аша һәм ата-аналар яки законлы вәкилләр катнашында үзәкләштерелгән рәвештә үткәрелә. Әгәр мондый шалтырату килсә, аны кичекмәстән туктатырга һәм мәктәпкә яки мәгариф департаментына мөрәҗәгать итәргә кирәк», - дип искәртте Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса