Татарстанда Соңгы кыңгырау бәйрәме һәм чыгарылыш кичәләре көннәре билгеле
Мәгариф

Татарстанда Соңгы кыңгырау бәйрәме һәм чыгарылыш кичәләре көннәре билгеле

Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр.

Быел Татарстанда Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре 24-25 майда, чыгарылыш кичәләре 28-29 июньдә узачак.

«Тәкъдим хатлары районнарга мәгариф идарәсе җитәкчеләренә җибәрелде. Алар даталарны үзләре шушы чорда билгели», – диде министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.