Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Татарстанлылар 2025 елга Мәгариф һәм фән министрлыгы эшенең төп юнәлешләрен сайлый алачак

Сораштыру 7 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Татарстанда яшәүчеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының максат һәм бурычларын билгели алачак. Ведомство киләсе елда халык сайлаган юнәлешләрдә эшләячәк. Сораштыру 7 декабрьгә кадәр дәвам итә.

«Иң күп тавыш җыйган өстенлекле юнәлешләр буенча декабрьдә министрлык каршындагы иҗтимагый совет утырышында гражданнар белән бергә фикер алышу була. Мәгариф һәм фән министрлыгының 2025 елга биштән алып җидегә кадәр өстенлекле максатлары билгеләнәчәк», - диелә ведомство хәбәрендә.

Тавыш бирү өчен берничә максат һәм бурыч тәкъдим ителә. Алар психологик-педагогик класслар тәмамлаучы укучылар өлешен, фәнни волонтерлар, фәнни-популяр туризм маршрутлары, «Абилимпикс» чемпионат хәрәкәтендә катнашучылар санын арттыру белән бәйле. Шулай ук үз вариантыңны тәкъдим итәргә була.

Тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталында уза. Шулай ук «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында да тавыш бирергә мөмкин.

Татарстанда министрлыкларның максат һәм бурычларын җәмәгать формалаштыру проекты 2018 елда башлап җибәрелде. Ул, программа документларын исәпкә алып һәм җәмәгатьчелекне җәлеп итеп, киләсе елга хакимият органнары эшенең аеруча мөһим юнәлешләрен билгеләүгә юнәлтелгән.

Ел саен ТР Иҗтимагый палатасы билгеләгән экспертлар төркемнәре алты министрлыкның максатлары һәм бурычлары буенча тәкъдимнәр формалаштыра. Аннары алар онлайн-тавыш бирүгә чыгарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса