Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә дистанцион укуга күчеп торуны тәкъдим итте

Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Фән һәм мәгариф Министрлыгы 22 гыйнварга мәктәпләрдә дистанцион укыту турында тәкъдимнәрне бөтен республикага таратты.

Элегрәк мәктәп укучыларын дистанциягә вакытлыча күчерергә Казан Мәгариф идарәсе тәкъдим иткән иде.

«Уңайсыз климат шартлары һәм аномаль кар яву сәбәпле, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы уку процессын 22 гыйнварда (һәм аннан соңгы көннәрдә кирәк булганда) дистанцион укыту формаларын кулланып оештырырга тәкъдим итә», — диелә хәбәрдә.

Шул ук вакытта, әгәр ата-ананың баласын өйдә калдырырга кешесе булмаса, алар аны мәктәпкә алып килә алалар, белем бирү учреждениеләрендә дежур сыйныфлар ачачаклар.

Министрлыкта ассызыклаганча, начар һава торышына карамастан, мәктәпләрдә белем бирү процессы штат режимында алып барыла, педагоглар үз функцияләрен тулы күләмдә башкаралар.

«Класста укучыларның 20% тан артыгы булмаган очракта, уку программасын, кагыйдә буларак, төзәтәләр, яңа материалны өйрәнмиләр, класста булган укучылар белән элек үткән материалны кабатлау буенча эш оештыралар.

Моннан тыш, мәгариф учреждениеләрендә экстремаль һава шартларында укучыларның үз-үзләрен тотышы кагыйдәләрен кабатлауга багышланган чаралар уздыру киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса