Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Тырышып укыганнар - уңышлы тапшырды

    Бердәм дәүләт имтиханнары буенча иң яхшы нәтиҗәләргә 2 нче мәктәпнең чыгарылыш укучысы Айдар Муллахмәтов ирешкән. Ул рус теленнән имтихан тапшыру вакытында 98 балл, ә математикадан аз гына түбәнрәк - 82 балл җыйган.

    Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 1 нче мәктәптән Арина Корнилова да рус теле буенча БДИ да 98 балл җыйган. Шул ук мәктәпнең чыгарылыш укучылары Вероника Платонованың һәм Виктория Аккуратнованың (92шәр балл) рус теле буенча нәтиҗәләре аз гына түбәнрәк. 2 нче мәктәптән Илмира Мөхәммәтгалиеваның, Күннән Алия Юсупованың һәм 1 нче мәктәптән Фәридә Алиеваның 90шар балл.

    1 нче мәктәптән Фәнис Гатиатуллин физика буенча имтихан тапшырганда 74 балл, 1 нче мәктәптән Фәрит Алиев тарих фәненнән 72 балл, Татар Тау Иленнән Алсу Хөснетдинова биологиядән 87 балл, 1 нче мәктәптән Любовь Туктарева җәмгыять белеменнән 76 балл туплаган. 2 нче мәктәптән Илзия Исламгәрәева бердәм республика имтиханнарында 94 балл җыйган. 1 нче мәктәптән Любовь Туктарева инглиз теленнән имтиханны 81 баллга тапшырган.

    Чыгарылыш укучылары арасыннан барлыгы өч укучы гына инглиз теленнән имтихан бирүне сайлаган. Район буенча әлеге предметтан уртача балл - 61. Калган предметлар буенча тулаем район буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә: рус теле - 64 балл, математика - якынча 51 балл, җәмгыять белеме - 51 балл, физика - 54 балл, биология - якынча 62 балл, тарих - 57 баллдан артыграк.

    Имтиханнар тапшырылды. Мәктәпне тәмамлаучылар алга таба кайда белем алачакларын, нәрсә белән шөгыльләнәчәкләрен билгеләде. Күпчелеге Казанда, хәтта Россия шәһәрләренең югары уку йортларында укуларын дәвам итәргә ниятли. Айдар Муллахмәтов ныклы карарга килгән инде, ул программист булырга җыена. Ә менә Арина Корнилова гаилә династиясен дәвам итәчәк икән. Аның әнисе тәрбияче, апасы мәктәптә укытучы булып эшли. Ул рус теле һәм әдәбияты укытучысы дипломы алырга тели.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: