Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Укучыларым – иң зур бүләк минем өчен”

Аңа укытучы булырга язган. Үз вакытында Казан университетының химия факультетын тәмамлап, юллама буенча "Химпродукт" фәнни-тикшеренү институтына килгән инженер-химик Розалия Зарипова берникадәр вакыт һөнәре буенча эшләп ала. Ул укытучы булып китүенә һич тә үкенми. Һөнәри бәйрәмнәре - Укытучылар көне алдыннан - аның белән хәбәрчебез Фәния МИХЕЕВА әңгәмә корып алды.

- Сез шәһәрдән авылга кайткан булып чыгасыз. Көтелмәгән борылыш... Моның берәр сәбәбе булгандыр инде?
- Шулай килеп чыкты шул. Кияүгә чыктым, бөтен хатын-кыз кебек үк, ирем кая барса, шунда йөрдем. Шулай итеп Богородскига да килеп эләктем. Эшкә мәктәпкә кердем.
- Сез мәктәптә эшләп, зур тәҗрибә туплагансыз. Хәзерге заман укытучысы нинди булырга тиеш дип саныйсыз?
- Укытучы үз эше остасы булырга тиеш дип саныйм. Чөнки бүген җәмгыятькә белемле, үзенең төпле фикере булган, үзләрен төрле өлкәдә күрсәтә алырлык кешеләр кирәк. Һәм эшеңне ярату, аңа тугры булу бик мөһим. Минем өчен баланы белем алырга өйрәтү, аңардан шәхес тәрбияләү төп бурыч булды. Ә бу, үзегез аңлыйсыз, вакыт кына түгел, һөнәри осталык, талант, гап-гади укытучыда шәхес күрә белүне һәм рухланып эшләүне таләп итә.
- Сез озак еллар мәктәп директоры булып эшләдегез. Бу эш ир-атлар өчен дә авыр санала. Җитәкчелек итү сезгә бик авырлык китермәдеме?
- Директор күбрәк административ эш булып тора. Мәктәп - зур бер хуҗалык һәм һәрбер участок белем бүрү процессы таләп иткәнчә эшләсен өчен тырышырга кирәк. Ни генә әйтмә, мин балаларга мәктәптә кызык булсын, һәрберсенә эшләргә уңай булсын өчен тырыштым, шуңа омтылдым.
- Укытучының осталыгын, гадәттә, укучыларына карап бәялиләр. Балалар сезнең предметны яраталармы?
- Яраталардыр, дип уйлыйм. Бу, билгеле, ничек укытуыңа да бәйле. Мине бер нәрсә сөендерә, укучыларым ел саен бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганда, химияне сайлыйлар. Югары уку йортларына да уңышлы керәләр. Бер укучым - Равил Юнусов - бездә химия укыта. Сигез укучым бездә педагог булып эшли. Укучыларым - минем өчен иң яхшы бүләк, диясем килә.
- Язмышыгызны мәктәп белән бәйләгәнгә үкенеч хисе кичермисезме соң. Сез фәндә дә үз урыныгызны таба алыр идегез.
- Миңа мәктәптә эшләве кызык булды. Балалар белән аралашу бик кызык бит. Эшемне һәрвакыт яратып башкардым. Эш көне беткәнен көтеп зарыгып торганымны хәтерләмим. Беркайчан да һөнәремне алыштырып, каядыр китү турында уйламадым.
- Сезне бәйрәмегез уңаеннан котлап, иҗат уңышлары телим!
врезка
Розалия Зарипова: 33 ел укыткан. 1985 елдан Богородск мәктәбен җитәкли. Югары категорияле җитәкче. Россия Федерациясенең гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса