Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укучылар «хезмәт» дәресендә пилотсыз очкычлар технологияләрен өйрәнә башлаячак

Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.

«Хезмәт» фәне буенча мәктәп программасына пилотсыз очу аппаратлары технологияләренә багышланган модуль керәчәк. Яңа блокны өйрәнү өчен берничә сәгать вакыт каралган.

«Кайбер модульләр «хезмәт» фәне буенча өстәмә темалар белән киңәйтелде. Кайбер темаларга эчтәлек буенча төзәтмәләр кертелде. Мисал өчен, пилотсыз авиация системаларына багышланган шундый модуль яки темалар блогы барлыкка киләчәк», - дип сөйләде спикер.

Мөҗипов яңа уку елыннан мәктәп программасында «технология» урынына «хезмәт» фәне барлыкка киләчәген искәртте. Монда һөнәри юнәлешкә багышланган берничә яңа модуль өстәләчәк. Шул ук вакытта сәгатьләр саны һәм фәнне укыту, узган елдагы кебек үк, кала.

Мәгариф һәм фән министры урынбасары «тормыш иминлеге нигезләре» (ОБЖ) фәне урынына «Туган илне саклау һәм иминлек нигезләре» барлыкка киләчәк, дип өстәде.

«Бу фәнгә өйрәнү җыеннары, башлангыч хәрби әзерлек һәм «тормыш иминлеге нигезләре» фәне кергән. Тугыз модульгә ике яңа модуль барлыкка килә. Бу шундый җыелма фән», – диде ул.

Спикер сүзләренчә, бу ике фәнне модернизацияләү белән бәйле рәвештә тормыш иминлеге нигезләре һәм технология укытучылары квалификация күтәрү узачак.

«Кадрлар составында бернинди үзгәрешләр дә планлаштырылмый, чөнки бу фәннәр педагогларына таләпләр шул ук кала. Аларның яңа уку елында укытачак материаллары яңартыла», - дип йомгаклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса