Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Укытучы көнгә 24 сәгать, атнага 7 көн эшли”

Район педагоглары “Ел укытучысы” һөнәри конкурсында үз тәҗрибәләрен, иҗатларын һәм яңалыкларын тәкъдим иттеләр. Республика конкурсының муниципаль этабы Шәле, Ленино-Кокушкино һәм Питрәч авылының 1 нче мәктәбендә үтте.

Һөнәри һәм иҗади ярыш, үз казанышларыңны күрсәтү һәм кыйммәтле тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы - ел саен үткәрелә торган “Ел укытучысы” конкурсы педагогик берләшмә вәкилләре алдында үз-үзеңне үстерү өчен зур мөмкинлекләр ача. Бу бәйге төрле мәктәп дисциплиналарын укыткан тәҗрибәле һәм яшь педагогларны берләштерә. Аларның һәркайсының хезмәттәшләре белән уртаклашыр, жюрига күрсәтерлек эше бар. Конкурс сынауларының иң төп һәм иң мөһимнәреннән берсе булып традицион рәвештә мәктәптә ачык дәрес үткәрү санала. Барлыгы утыз минут эчендә укытучыга балалар белән элемтә урнаштырырга һәм дәрес темасын кызыклы һәм аңлаешлы формада ачып бирергә кирәк. Быел конкурсның чираттагы зона этабына чыгу хокукы өчен районның утыз педагогы көч сынашты.
- Конкурс кысаларында өч номинация: “Ел укытучысы”, ”Педагогик дебют” һәм “Туган (татар) тел укытучысы”. Район этабы нәтиҗәләре буенча без зона этабында районыбыз данын яклаячак дүрт җиңүчене сайлаячакбыз, - диде район мәгариф бүлеге методисты Ирина Чихирева.
Район үзәгендәге беренче мәктәпнең инглиз һәм татар телләре укытучысы Альбина Вәлиуллина "Педагогик дебют" номинациясендә катнаша. Ул ярты ел элек кенә укыта башлаган.
- Укуны тәмамлагач, мин бик теләп үз мәктәбемә кайттым. Балалар белән эшләү миңа бик ошый. Конкурска әзерләгән дәресемнән канәгать калдым, балалар бик тырыштылар, шул рәвешле миндә үз-үземә ышанычны арттырдылар, - диде ул. – Минем һөнәремнең катлаулылыгы да, файдасы да шунда: бу - атнасына 7 көнлек һәм тәүлегенә 24 сәгатьлек эш, - ди яшь педагог.
Евгений Галактионов шулай ук дебютант. Ул беренче ел укытучы булып эшли, беренче мәктәптә тарих укыта.
- Мин 5-7 сыйныфларда тарих дәресләре алып барам. Кечерәк укучылар белән бернинди проблемалар да тумый, авырлыклар да юк. Мин үз эшемне яратам, һөнәремне аңлы рәвештә сайладым, шуңа күрә бик теләп эшлим, - ди ул.
Ә Пановка мәктәбенең тарих укытучысы Ләйсән Фәйзуллина мәктәптә инде 11 ел укыта. Әмма “Ел укытучысы” бәйгесендә беренче тапкыр катнаша.
- Мин иҗатны яратам. Тарих дәресләреннән тыш, балалар белән “Битлек” театр түгәрәгендә шөгыльләнәм. Эшемдә барыннан да бигрәк укучыларымның уңышлары сөендерә, - диде ул безгә.   
Конкурс нәтиҗәләре һәм конкурсның республика этабында безнең район педагогларыннан кем катнашачагы турында газетабызның киләсе санында хәбәр итәчәкбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X