Яңа Шигали авылындагы «Прогресс» лицее укытучысы «Ел укытучысы» бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады
Ул район этабында беренче урынны яулады, зона этабында җиңде һәм финалда катнашты.
Район газетасы хәбәрчесе Люция Сираҗиева аның белән әңгәмә корды.
- Ирина Вадимовна, сез ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз?
- Мәктәптә укыганда ук башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга теләдем, бу минем балачак хыялым иде. КФУның педагогика һәм башлангыч белем бирү методикасы кафедрасына укырга кердем. Университетны тәмамлагач, мәктәпкә эшкә урнаштым. Хезмәт стажым 6 елга якын. Минем беренче квалификация категориясе. Лицейда икенче ел эшлим, ачылганнан бирле. 2«Л» һәм 4«В» сыйныф укучыларын укытам.
- Үз эшегездә нинди уңай якларны күрәсез? Шул ук вакытта нинди кыенлыкларга юлыгасыз?
- Минем иҗади потенциалымны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләрем бар, эшем дә күңелсез түгел. Чөнки берберсенә охшамаган бик күп балалар белән эшлим һәм һәрберсенә шәхсән якын килү юлын табарга тырышам. Кыенлык шунда, кайчагында эмоциональ киеренкелек туа. Укучылар өчен һәрвакыт зур җаваплылык хисе бар. Дәрестән тыш эшләр күп - дәресләргә әзерлек, документлар тутыру.
- Балаларга ничек якын киләсез?
- Шәхси аралашу, үз-үзеңне тоту, эш-гамәлләрне анализлау аша. Эмоциональ ягы да бик мөһим. Тагын бер кат мактарга, күбрәк игътибар күрсәтергә онытмыйм.
- «Ел укытучысы» – сезнеңчә кем ул? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Сез үзегез дә мондый исемгә омтыласызмы? Конкурста түгел, гомумән, хезмәт эшчәнлегендә.
- Чын ел укытучысы - ул өлгер, көндәшлеккә сәләтле укытучы, ул тиз үзгәреп торучы чынбарлыктагы үзгәрешләргә яраклаша белергә, ничә яшьтә булуына карамастан, яшь буын белән бергә атларга тиеш. Минемчә, яхшы укытучы балаларны ярата аның үзенчәлекле якларын бәяли белә, балаларның үз-үзләрен тотышын күзәтә һәм нәтиҗәләр ясый, интеллектуаль потенциалны бәяли һәм баланың шәхси үсеш стратегиясен төзи ала, үз фәнен тирән белә, инновацияләргә әзер һәм көн саен үсәргә омтыла. Мин алда санап үтелгән сыйфатларга, даими үсешкә, тәҗрибә туплауга омтылам. Бу бәйге минем өчен үз тәҗрибәм белән уртаклашу һәм хезмәттәшләремнән ниндидер яңалык алу өчен менә дигән мөмкинлек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа