Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ярдәм акчалары алган һәм үз бизнесын башлаган

Язмабыз герое Ангелина Почекутова үзенең күптәнге идеясен тормышка ашырды - телләр өйрәнү мәктәбе ачты. Ул «Царево Вилладж» торак комплексында урнашкан

Эшмәкәргә финанс яктан кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча дәүләт программасы ярдәм итте. Ул 145 мең 100 сум (аларны кире кайтарып бирергә туры килмәячәк) акча алды.

Ангелина Игоревна Халыкара бизнес факультетын тәмамлаган, хәзер чит телләр укытучысына магистратурада укый. Ул озак вакытлар чит илдә яшәгән һәм эшләгән, аннары Россиягә әйләнеп кайткан, тәрҗемәче булган, балалар белән «үзмәшгуль» статусында индивидуаль дәресләр алып барган. Дәүләт ярдәме турында белгәч, аннан файдаланырга булган. Чөнки берничә ел инде укыту юнәлешендә үз эшен ачу турында уйлаган. Барлык сынауларны да узган, шәхси эшмәкәр буларак теркәлеп, «тере» акчалар алган, аларны үз бизнес-планын тормышка ашыруга тоткан. 

Бу программа миңа бик булышты. Мин интерактив панель, яңа ноутбук һәм дәресләргә язылу сатып алдым, моннан тыш, бинаны арендалау өчен түләдем, - дип билгеләп үтте эшмәкәр. 

Мәктәптә балалар һәм өлкәннәр өчен инглиз теле буенча төркем һәм индивидуаль дәресләр бара. Шулай ук укытучы укучыларны төп дәүләт имтиханнарына, БДИга һәм халыкара имтиханнарга әзерли, алар белән конференцияләрдә катнашу өчен фәнни эшләр яза. Февральдән оригиналь фильмнар карау, караоке, укылган китап турында фикер алышу форматында тематик кичәләр үткәрү планлаштырыла. Мәктәп каршында инглиз телендә әдәбият китапханәсе бар. 


Халык игътибарына: 

Быел ярдәм программасыннан 4 питрәчле файдалана ала. Иң мөһиме, гариза бирүчегә рәсми рәвештә эшсез булырга кирәк. Аннары эшмәкәрлек нигезләрен белү буенча тест узарга, бизнес-план төзергә һәм аны район башкарма комитеты составында комиссиядә якларга туры киләчәк. Яңа эшмәкәргә ике ел дәвамында үз бизнесын «туктатырга» ярамый, ә бу срокта бертуктаусыз эшләргә кирәк булачак. 
Барлык өстәмә сораулар белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итегез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса