Яшьләр үзәгендә патриотик җырлар район бәйгесенең гала-концерты булып узды
Февраль - барыбызга да хәрби-патриотик ай буларак билгеле.
Безнең районда бәйге инде беренче ел гына үткәрелми. Аның үзенең билгеле бер форматы бар, ә аның максаты - иң яхшы гражданлык һәм патриотик җыр үрнәкләрен пропагандалау, Питрәч районының сәләтле яшьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү, мәдәни потенциалны, балалар һәм яшьләргә рухи-әхлакый, гражданлык-патриотик һәм сәнгати тәрбия бирү.
Сайлап алу турына бу юлы 35тән артык гариза тапшырылган иде. Иң яхшы 24 номер гала-концертта «Вокал соло» (урта төркем, кызлар), «Вокал соло» (урта төркем, малайлар), «Вокал соло» (олылар төркеме), вокаль ансамбльләр бүләкләнде. Барлык номинацияләр дә 1, 2 һәм 3 урыннарга бүленгән иде. Һәм шуны әйтергә кирәк, конкурста катнашучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Бу юлы Яшьләр үзәгеннән «Карамельки» вокаль ансамблендә катнашучылар «Здравствуй, Родина» җыры белән бәйгене ачтылар, - диде Яшьләр үзәге директоры урынбасары Лилия Зарипова. – Богородск мәктәбе педагогларыннан торган «Таң» вокаль ансамбле чыгышы һәркемгә ошады, алар танылган «Ах, эти тучи в голубом» җырын башкарды. Алинә Минһаҗева һәм Яна Җиһанова дуэты башкарган очучылар турындагы җыр беркемне дә битараф калдырмады. Татар телендә «Солдатлар» җырын җырлаган Кирилл Спичков чыгышы да шулай ук. «Кукушка» җырын Цареводан шәхси балалар бакчасы хезмәткәре Зарина Яббарова бик көчле башкарды. Кыскасы, барысы да искиткеч чыгыш ясады, номерлар матур иде.
Һәм, әлбәттә, аларның иң яхшыларын атап үтми калырга ярамый. «Вокалсоло» номинациясендә (яшь категориясе – урта төркем, кызлар) Аделина Минһаҗева («Үзәк клуб системасы»), «Вокал-соло» номинациясендә (яшь категориясе – урта төркем, кызлар) - Эльзирә Яруллина (Ленино-Кокушкино балалар сәнгать мәктәбе), «Вокал-соло» номинациясендә (яшь категориясе – урта төркем, кызлар) – Алинә Минһаҗева (Яшьләр үзәге), «Вокалсоло» номинациясендә (яшь категориясе - урта төркем, малайлар), Кирилл Спичков (Питрәч 2 нче мәктәбе), «Вокал-соло» (яшь категориясе - урта төркем, малайлар) - Ильяс Зөбаеров (Питрәч 1 нче мәктәбе) «Дан сиңа, Ватаным!-2022» патриотик җырлар район бәйгесенең I дәрәҗә лауреатлары булдылар.
«Җиңүгә омтылыш өчен» номинациясендә «Пламя» вокаль ансамбле (Иске Шигали мәктәбе) бүләкләнде.
«Дан сиңа, Ватаным!-2022» патриотик җырлар район бәйгесенең «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә «Фантазия» ансамбле (Ленино Кокушкино балалар сәнгать мәктәбе), Яна һәм Алинә дуэты (Ленино-Кокушкино мәктәбе), «Таң» вокаль ансамбле (Богородск авыл мәдәният йорты) I дәрәҗә лауреат булдылар.
«Вокал-соло» (олылар төркеме) номинациясендә район бәйгесенең I дәрәҗә лауреаты дип Зарина Яббарова (Царево торак комплексы) һәм Фәнил Галиуллин (Богородск мәдәният йорты) танылды.
Бәйгедә катнашучылар һәм оештыручылар конкурсның спонсоры – Ленино-Кокушкино авыл җирлеге Советы депутаты Екатерина Александровна Андроновага рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа