Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Рубрики Газеты на татарском

Хезмәт ярышы кызганнан-кыза бара

Район кырларында урып-җыю эшләре тулы куәткә бара, урак алдынгыларының хезмәт күрсәткечләре дә арта. Узган берничә көндә кемдер үз позицияләрен ныгытты, ә кемдер киресенчә - көндәшләренә урын биреп, арткарак калды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, комбайнчылар арасында хезмәт ярышы лидерлары исемлеге түбәндәгечә. 1. «Нью Холланд СХ 6090», «ТС...

Район кырларында урып-җыю эшләре тулы куәткә бара, урак алдынгыларының хезмәт күрсәткечләре дә арта. Узган берничә көндә кемдер үз позицияләрен ныгытты, ә кемдер киресенчә - көндәшләренә урын биреп, арткарак калды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, комбайнчылар арасында хезмәт ярышы лидерлары исемлеге түбәндәгечә.

1. «Нью Холланд СХ 6090», «ТС 6080», «Мега» комбайннары арасында:

Радик Нигъмәтуллин - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 7300 центнер ашлык суктырган.

Айрат Галләмов - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 7170 центнер ашлык суктырган;

Рамил Сәйфетдинов - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 7150 центнер ашлык суктырган.

2. «АКРОС», «КЗС-1218» «Нью Холланд ТХ 65» комбайннары арасында:

Николай Заһиров - «Газовик» ҖЧҖ механизаторы, «Полесье КЗС-1218» комбайнында 9030 центнер ашлык суктырган;

Николай Дудкин - «Газовик» ҖЧҖ механизаторы, «Полесье КЗС-1218» комбайнында 7870 центнер ашлык суктырган;

Фәрит Нуриев - «Рацин Шәле» ҖЧҖ механизаторы, «АКРОС» комбайнында 5040 центнер ашлык суктырган.

3. «ДОН 1500», «КЗС-812» комбайннары арасында:

Харис Таҗиев - «Гаврилов исемендәге агрофирма» ҖЧҖ механизаторы, «ДОН 1500» комбайнында 6830 центнер ашлык суктырган.

Александр Левахин - «Газовик» ҖЧҖ механизаторы, «ДОН 1500» комбайнында 4390 центнер ашлык суктырган.

Фәрдүс Миндубаев - «Рацин Шәле» ҖЧҖ механизаторы, «ДОН 1500» комбайнында 3930 центнер ашлык суктырган.

4. «Нива-Эффект», «Енисей-1200» комбайннары арасында:

Илнур Шаһиҗиһанов - "Макс-Ойл" ҖЧҖ механизаторы, СК-5 «Нива-Эффект» комбайнында 3750 центнер ашлык суктырган;

Андрей Вуколов - «Кощак» АХП ҖЧҖ механизаторы, СК-5 «Нива-Эффект» комбайнында 2510 центнер ашлык суктырган.

Шамил Гыйләҗев - «Агролак» ҖЧҖ механизаторы, СК-5 «Нива-Эффект» комбайнында 2040 центнер ашлык суктырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса