Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Баш тартмау зарур

20-25 апрельдә Европада иммунизация атналыгы үтә. Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау берлеге инициативасы белән үткәрелә. - Бүгенге көндә инфекцияле авыруларга каршы иң көчле көрәш чарасы булып халыкны иммунлаштыру тора, - ди Питрәч үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Татьяна Вавилова.

Иммунлаштыру - ул төрле йогышлы чирләрдән саклану, аларга каршы торучанлыкны көчәйтү дигән сүз. Медицинада ул вакцина ясату булып тора. Мондый ысул белән профилактикалау кайбер авыруларның бөтенләй юкка чыгуына китергән. Мәсәлән, элек полиомиелиттан меңәрләгән кеше интеккән. Дөньяда планлы төстә дифтерия, коклюш, кызамык, паротит эпидемиясе, В гепатитына каршы ясала торган вакциналар ел саен җир йөзендәге 3 миллион кешенең сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итә.

- Соңгы елларда ата-аналар балаларына вакцина ясатуга каршы килә, - ди Татьяна Вавилова. Күпләр бала тудыру йортында ук кадый торган туберкулезга каршы вакцинациядән баш тарта. Тик әлеге авыруга бик җитди карарга киңәш итәр идем мин. Ни дисәң дә, районда туберкулез белән авыручылар аз түгел. Аларның күбесе вакытында дәваланмый, шулай итеп әйләнә-тирәдәгеләргә, аеруча балаларга куркыныч тудыра. Бу очракта вакцинация бик зур роль уйный. Вакытында ачыклаган авыруны дәвалавы да җиңелрәк булачак.

2015 елның гыйнвар аеннан 8 яшьтән 17 яшькә кадәр бөтен балаларга да диаскинтест ясау гамәлгә кертелде. Диаскинтест - туберкулез микробактерияләре өчен үзенчәлекле табигый антиген булып саналучы ике аксымнан гыйбарәт аллерген. Яңа препарат Манту реакциясе ясау өчен кулланыла торган туберкулинга караганда яхшырак һәм кеше авыру түгел икән, диагностика тестының тискәре нәтиҗәләре тизрәк билгеле була. Диаскинтест белән тикшерү Манту реакциясе шикелле ясала.

- Без әти-әниләр үз балаларының сәламәтлекләренә битараф булмаслар, барлык вакцинацияләрне дә вакытында ясатырлар, дип ышанып калабыз.

2013 елда Питрәчтә туберкулез белән авыруның 18 очрагы ачыкланды, 2014 елда - 12 очрак. 2014 елда балалар авыруы һәм үлем очраклары теркәлмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса