Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Бәйрәм көннәрендә 150дән артык питрәчле коронавирустан прививка ясаткан

Районда барлыгы 28 меңнән артык кеше вакцинация үткән.

Бәйрәм көннәрендә район үзәк хастаханәсе көн саен 8дән 12 сәгатькә кадәр эшләде. Шулай ук вакцинация авыл җирлекләре фельдшер-акушерлык пунктларында, табиб амбулаторияләрендә узды. Бу вакыт эчендә барлыгы 150дән артык кеше прививка ясаткан.

Район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Алинә Архипова сүзләренчә, хәзерге вакытта вакцинация темплары бераз кимегән, әмма теләгән һәр пациентны ревакцинацияләү дәвам итә.

Ковид-госпитальдә хәзер 20 кеше дәвалана. Алар арасында авыр хәлдә булган пациентлар да бар. Госпиталь эшли башлаганнан бирле биредә барлыгы 200 питрәчле дәваланды, шуларның 7се вафат булды.

Шул ук вакытта табиблар коронавирусның яңа штаммы - «Омикрон» турында еш сөйли башлады. Алинә Архипова аңлатканча, ул классик штаммнан кискен булуы һәм температураның югары күтәрелүе белән аерылып тора.

Прививка ясату өчен район үзәк хастаханәсе регистратурасына паспорт белән килергә һәм "вакцина ясатырга телим" дип әйтергә кирәк. Кабул итү тере чират тәртибендә, иртәнге 8дән кичке 4кә кадәр бара. Авылларда яшәүчеләр үзләренең фельдшер-акушерлык пунктларына һәм табиб амбулаторияләренә мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X