Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Дәвалау шартлары бик шәп

Районыбызда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, сугыш, хезмәт ветераннарына олы ихтирам белән карыйлар. Бу кешеләргә без бик бурычлы. Алар безгә азатлык, ирек, матур тормыш бүләк иткән. Район үзәк хастаханәсендә аеруча кайгырту күрсәтелә. Быел биредә ветераннар өчен палаталарга ремонт ясалган. Шулай итеп тагын да уңайлырак шартлар тудырылган.

Хәзер җирле ветераннар якты, җылы, уңайлы палаталарда сәламәтлекләрен ныгыта. Анда телевизор, суыткыч, санузел бар. Бар да алар өчен. Кул астында гына затлы чәй сервизлары. Бүлмәдә иркенлек, туганнар килсә дә, чәй эчерергә була.
- Өлкәннәр тынычлык, тынлык ярата, - ди баш табибның медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Наталья Ксенофонтова. - Ә монда алар өчен сәламәтлекләрен тынычлап ныгыту, төрле көнкүреш кыенлыкларыннан котылу өчен бөтен шартлар тудырылган. Бар да кул астында. Моны алар бәяли, билгеле.
Палаталарда ятучылар да аның сүзен куәтли:
- Рәхмәттән башка бер сүз дә юк, - ди аерым палаталарның берсендә ятучы Екатерина Захарова. - Ирем, хезмәт ветераны Александр Захаров, бу хастаханәдә гел планлы дәвалана. Без медперсоналдан да, шартлардан да канәгать, бернинди шелтәләребез юк. Хәзер инде бигрәк тә яхшы, - дип сүзен куәтли Екатерина Петровна. - Монда бар да шулкадәр үзгәрде! Бик матур, заманча һәм бик уңайлы. Аерым палатада бар да кул астында гына. Мин үзем дә ирем янындамын. Беркем комачауламый. Мин дә мөмкинлектән файдаланып, сәламәтлегемне кайгыртып йөрим берочтан.
Палата шартларында медицина хезмәтен бер генә кеше түгел, гаилә пары да ала ала. Өлкән кеше белән, әгәр карау кирәк булса, туганнарының берәрсе ята ала.
Әлеге уңайлы урыннар, гомумән дә, бөтен хастаханәне рәтләү өчен төрле дәрәҗә бюджетлар, шулай ук спонсорлар ярдәме дә кертелде. Хастаханәне бүген танырлык та түгел! Меценатлар, ветераннар турында кайгыртып, җиһазлар, техника сатып алуда булышкан.
Һәрбер шушындый палатага кергәндә, георгий тасмасы белән бизәлгән тематик элмә такта тора. Әлеге стендта, Наталья Сергеевна сүзләренә караганда, дәвалау курсы узучы ветеранның бүләкләре күрсәтеләчәк. Ә әйләнә-тирәдәгеләр әлеге батыр, курку белмәс, көчле рухлы, чигәләрен чал баскан ветераннар турында өстәмә сөйләүче язулар сөйләр.

Район үзәк хастаханәсен зурдан кубып ремонтлау өчен 27 миллион бюджет акчалары тотылган. Монда өч палата ветераннар өчен ясалган. Алар хирургия, неврология, терапия бүлекләрендә җиһазландырылган. Ел башыннан дәвалау курсын 8 ветеран узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X