Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Канда кислород җитмәүнең биш билгесе

Кислород микъдарын үлчәгәч, кешене хастаханәгә салулары да ихтимал.

Салкын тиеп авырганда кандагы кислород микъдарын күзәтеп тору хәерле. Гадәттә, кешене хастаханәгә салу турында карарны нәкъ менә кандагы кислород микъдарына карап кабул итәләр. 

Хәлсезлек — гел йокымсырау, ару, хәтер начарлану, игътибарны туплап булмау, координация белән проблемалар — болар барысы да организмда кислород җитешмәүне, баш миенә кислород тиешле күләмдә барып җитмәүне аңлата.

Сулыш кабу, һава җитмәү — йөрәк кыскарулары саны артудан була, бу тахикардия барлыкка китерә. 

Кан басымы уйнау — кислород җитмәгәндә кан басымы күтәрелергә мөмкин, тик бу сирәк була. Гадәттә, кислород җитмәсә, кан басымы төшә.

Тән тиресе аксыл төскә керсә, канда кислород микъдары кимегән булуы ихтимал. Гипоксия вакытында тән тиресе агарып килә.

Куллар hәм аяклар салкынаю — кислород җитмәүдән булуы ихтимал, бу вакытта бөтен тән туңган кебек була, ләкин күпчелек очракта ул аяк-кулларда сизелә. 

 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса