Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Кече авылда олы вакыйга

Узган ел торак пунктларда яңа ФАП лар төзү, искеләрен ремонтлау буенча федераль программа тормышка ашырыла башлады. Шуннан бирле республикабызның дистәләрчә авылларында яңа яисә ремонтланган фельдшерлдык-акушерлык пунктлары аякка бастырылды.

Безнең районда да әлеге программа уңышлы тормышка ашырылып килә. Яңа ел алдыннан Пимәр авылы фельдшерлык-акушерлык пункты да үзенең беренче дәваланучыларын кабул итте. Дөресен генә әйткәндә, яңа модульле ФАП ачылу пимәрлеләр өчен, чын мәгънәсендә, Яңа ел бүләге булды.
Авылның мөхтәрәм өлкән буын вәкилләре Хәлимә Гайсина, Саймә Сәлахетдинова, Нәзифә Хисмәтуллина, Флюра Фәйзуллиналар бу вакыйга уңаеннан шатлыкларына чик-чама булмауларын әйттеләр. Әлбәттә, олылар өчен моннан да зур бүләк була алмый. Тиз арада аларны дәвалау пункты белән тәэмин иткән хөкүмәткә зур рәхмәтләр укый алар. Хәзер беренче медицина ярдәме алыр өчен каядыр еракка барасы юк. Икенчедән, биредә алар кан басымнарын үлчәтеп, кирәкле дарулар гына алып калмый, ә төрле медицина киңәшләре дә ала алалар.
Фельдшерлык-акушерлык пунктының төзелүе әбиләр өчен зур шатлык кына түгел, ә авылның бетмәячәгенә, яшәячәгенә ишарә дә әле. Үзара авылча гади әңгәмә корган вакытта алар фельдшерлык-акушерлык пунктын төзүдә өлеш керткән һәм төзелешне контрольдә тоткан өчен район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллинга, башкарма комитет җитәкчесе Азат Вәлиуллинга, район үзәк хастаханәсе баш табибы Алмаз Хәкимуллинга зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә авыл җирлеге башлыгы Альмира Галиева турында аерым әйтеп китәсе килә. Ул төзелеш барышында биредән кайтып та кермәгән.
ФАП мөдире Гөлсинә Хәбибуллина әлеге авылда 35 ел эшли. Шулай ук Юнусово авылында яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтә. Тик мондый шартларны әле беркайчан да күргән юк иде, ди. Ул бөтен санитар таләпләргә җавап бирә, монда тиешле барлык уңайлыклар тудырылган. Бирегә яңа җиһазлар да кайтартканнар. Фармацевтика суыткычы, диагностик хирургия яктырткычы, балалар һәм өлкәннәр өчен электр үлчәве. Заманча бинада процедура бүлмәсе, фельдшер кабинеты, авырулар өчен көтеп тору урыны, хуҗалык бүлмәләре бар. Бинада җылы, уңайлы, бөтен җирдә гөлләр үсеп тора. Соңгылары Гөлсинә Хәбибуллинаның тырышлыгы икән. Күп еллар инде ул бүлмә гөлләре үстерү белән мавыга. Шуңа күрә ФАПның һәрбер почмагы да табигатьнең гүзәл урынын хәтерләтә. "Барысы да авыруларның хәлен яхшырту өчен", - дип елмая Гөлсинә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X