Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Коронавирустан соң тизрәк аякка басу өчен питрәчлеләргә киңәшләр

Коронавирус белән чирләп терелгәннән соң питрәчлеләргә ничек реабилитация үтәргә кирәклеге турында сөйлибез.

1️⃣ Атнага 4-6 тапкыр сулау күнегүләре ясагыз. Аларны утырып та, ятып та ясарга мөмкин. Әйтик, аркага ятып, аяклар белән һавада велосипед әйләндерә аласыз. 

2️⃣ Саф һавада йөрүнең теләсә кайсы чирдән соң тернәкләнеп бетәргә ярдәм итә торган иң нәтиҗәле ысул икәнен онытмагыз!

3️⃣ Ризыкны кечкенә порцияләр белән ашарга киңәш ителә. Калориясе дә җитәрлек күләмдә булсын. Ковидтан соң организмга аксымнар да, майлар да кирәк. Углеводларның кереп торуы да мөһим. Шулай да баллы ризыкларны клетчаткага бай яшелчә, яшел тәмләткечләргә алмаштыру хәерлерәк. Алар ашказаны эшчәнлеген яхшырта.

4️⃣ Коронавирус белән авырып терелгән кешегә 7 сәгатьтән дә ким йокларга ярамый. Йокларга 2-3 сәгать кала физик активлыкны киметергә, мөмкин булса, саф һавада йөреп керергә кирәк. 

5️⃣ Йоклаганда яныгызга гаджет, телефон куймагыз. Алар нерв системасын ярсыта.

6️⃣ Организмга D витамины җитү-җитмәүне дә контрольдә тотыгыз.

7️⃣ Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Тернәкләнү чорында бигрәк тә исерткеч эчемлекләрдән тыелырга кирәк. Ник дигәндә, коронавирус белән авырганда кан тамырларына болай да зур авырлык төшә. Искерткеч эчемлек кулланган очракта аларга икеләтә авырлык киләчәк. 

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: файдалы киңәшләр