Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Ковидтан вафат булган фельдшер сурәтләнгән граффитины яңартачаклар

Бу йортта капиталь ремонт бара. Эшләр исемлегенә фасадны ремонтлау да кертелгән. Шунлыктан стенадагы портретны буярга туры килә, һәм бу җирле халыкны борчуга салды.

Портретны граффити ясаган рәссам торгызачак. Якын арада бу эшкә керешәчәкләр.
Подрядчы сүзләренә караганда, фасадны яңартырга кирәк булган: стена ярылган, штукатурка, буяуның өске катламы купкан. Нәкъ менә шуңа күрә стенаны ремонтлау турында карар кабул ителгән. Эш барышында өслек чистартылган, штукатурка ясалган һәм беренче кат буяу эшләре башкарылган.
Тагын ике кат буйыйсы калган, аннары өченче катының кипкәнен көтәсе була, һәм портрет баштагы рәвешендә кабаттан торгызылачак. Портрет сурәтен стенага төшерү һава торышына бәйле булачак. Әгәр коры һава торса, граффити тиздән барлыкка киләчәк. Финанслауны идарәче компания үз өстенә алачак.
Граффити 2020 елның ноябрендә табибларга рәхмәт йөзеннән ясалды. Аның авторы - Казан рәссамы Азат Шакиров. Питрәчтәге граффити ашыгыч ярдәм станциясе фельдшеры Сәлимова Дания Фатыйх кызы портретыннан гыйбарәт. Риск төркемендә булганда, ул пандемия шартларында эшләвен дәвам итә, ковид белән авыручылар янына чыга. Кызганыч, ул  инфекция  йоктыра һәм  әлеге авырудан вафат була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса