Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч районы үзәк хастаханәсенә яңа җитәкче билгеләнде

    Бүген сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов аны учреждение коллективына тәкъдим итте.

    ТР сәламәтлекне саклау министры боерыгы белән Питрәч районы үзәк хастаханәсенең баш табибы вазыйфасына Вәлиев Марат Хаҗип улы билгеләнде (фотода уңнан беренче).

    Марат Хаҗип улы 2012 елда «Педиатрия» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. 2013 елдан 2015 елга кадәр Казан шәһәренең 20 нче сырхауханәсендә терапевт, аннары 2015 елдан башлап – КФУның беренче кардиология бүлегендә кардиолог булып эшли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: