Питрәч районында коронавирус белән балалар һәм өлкән кешеләр ешрак авырый
Әмма, гомумән алганда, авыручылар саны әкренләп кими бара.
Соңгы вакытта Питрәч районында 65 яшьтән өлкән кешеләр һәм балалар арасында коронавирус белән авыручылар санының бераз артуы теркәлгән.
16 майдан 26 майга кадәр 21 очрак ачыкланган. Нигездә, пациентлар өйдә дәвалана, ягъни вирусны җиңел кичерә. Риск төркемендә, гадәттәгечә, йөкле хатын-кызлар, балалар һәм пенсионерлар.
Халыкны җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрүләрен, кулларны ешрак юуларын һәм кеше күп йөри торган урыннарга сирәгрәк булуларын сорыйбыз. Витаминнар эчегез, күбрәк саф һавада йөрегез, организмыгызны чыныктырыгыз, - дип мөрәҗәгать итә Питрәч районы үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Алинә Архипова.
Коронавируска каршы вакцинация дәвам итә, аны район хастаханәсендә, амбулаториядә яки ФАПта ясарга була.
Яңа вирус барлыкка килгәннәр бирле коронавирус белән районның 5472 кешесе чирләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа