Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәчлеләр, дарусыз дәвалана беләсезме?

Вируслы авырулар, салкын тиюләр вакытының иң катлаулы чоры башланды. Шуңа берничә халык ысулы белән танышу урынлы булыр.

100 грамм кайнар чәйгә 100 грамм кызыл шәраб, 100 грамм кура җиләге кайнатмасы кушып, яхшылап болгатабыз, эчәбез һәм шунда ук төренеп йокларга ятабыз. Иртәнгә чирнең әсәре дә калмаячак.

100 грамм юкә балына бер лимон суты кушабыз һәм бу катнашманы 800 грамм кайнаган суда эретәбез. Салкын тигәндә, грипп белән авырганда көн дәвамында эчәбез.

Кипкән кура җиләге җимешләрен һәм чәчәкләрен тигез күләмдә кушып, чәй пешерә торган фарфор чәйнектә өстенә кайнар су коеп пешерәбез. 12-15 минут төнәткәч, тәменчә бал кушып, көненә өч-дүрт тапкыр яртышар стакан эчәбез. Тын юлларына салкын тигәндә бу ысул аеруча файдалы.

300 граммлы кружкада суны кайнатып чыгарабыз. Анда 30-40 тамчы эвкалипт төнәтмәсе, ярты калак чәй содасы кушып, ингаляция эшлибез. Аякларны 5-10 минут дәвамында горчица салынган кайнар суга тыгып утыру да яхшы нәтиҗә бирә.

Баш авыртуны дарусыз дәвалау буенча халык киңәшләре күп. Кинәт баш авырта башласа, тизрәк баш киемен салырга кирәк. Алай эшләсәң, кан тамырларына басым кими, кислород яхшырак үтеп керә башлый.
Баш авыртканда 1 стакан җылы су эчеп кую файдалы булыр – ул кан тамырларын киңәйтәчәк, канны сыеклатыр. Авырту һаман да кимемәсә, күзне йомып, берни турында уйламыйча тыныч кына ятып торырга кирәк. Яткан килеш бармакларга, чигә һәм ике колакка массаж ясарга була.

Баш авырту алай да басылмаса, дару эчәргә ашыкмагыз, болай эшләп карагыз:

  • лимон йомшагын 2-3 минутка чигәләргә куеп торыгыз;
  • 1 стакан җылы суга 1 лимон сутын сыгып эчегез;
  • атнага бер тапкыр булса да кәбестә суты эчү баш авыртудан саклый;
  • чигәгә 5-10 минутка кәбестә яфрагы куеп тору да булышыр.

Әлбәттә, бу киңәшләрнең барысы да, баш авыртуның сәбәбе вируслы авыру булмаса, җиңелчә салкын тиеп авырганда, тән температурасы 37дән күтәрелмәгән очракта гына урынлы. Әгәр тән температурасы югары күтәрелеп, хәлегез кискен начарланса, сулыш алу авырлашса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яңа коронавирус инфекциясе халык ысуллары белән генә дәваланмый!

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса