Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәчлеләр, республика клиник хастаханәсе ябылу турындагы мәгълүматка ышанмагыз 

Хастаханә гадәти режимда эшли. 


 (Питрәч, 24 февраль, Нурия Камалетдинова, «Татар-информ»). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматлар буенча, социаль челтәрләрдә һәм WhatsApp мессенджерларында таралган Республика клиник хастаханәсенең ябылуы турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми. 
Хастаханә гадәти режимда эшли.Көн саен кабул итү-диагностика бүлекләренә 300гә якын пациент мөрәҗәгать итә. Хастаханәдә ОРВИ белән авыручыларның артуына бәйле рәвештә пациентлар өчен Роспотребнадзор таләпләре нигезендә чикләү режимын үтиләр. Шул ук вакытта, авыр хәлдәге пациентлар янына да, реанимация бүлекләренә дә керү чикләнмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса