Ел башыннан районда 2830 кеше диспансеризация үткән.
Башлангыч тикшерү үткәннән соң, диспансеризациянең икенче этабында пациентлар белән эшне тар белгечләр дәвам итә. Алар ихтыяҗ туганда республика учреждениеләренә җибәрәләр. Бушлай диспансеризация онкология, йөрәк-кан тамырлары һәм башка авыруларны вакытында ачыклауга юнәлдерелгән. Быел диспансеризация үтәргә тиешле кешеләргә район үзәк хастаханәсенең 47 кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.