Питрәчлеләргә балаларның коронавирус белән авыруы нинди нәтиҗәләргә китерүе турында сөйлибез
Сәламәтлекне саклау

Питрәчлеләргә балаларның коронавирус белән авыруы нинди нәтиҗәләргә китерүе турында сөйлибез

Авыру, симптомсыз узган очракта да, йөрәккә, буыннарга һәм ашказанына йогынты ясый.

Балалар кичергән Сovid-19 авыруы йөрәккә, буыннарга һәм ашказанына йогынты ясый, хәтта чир симптомсыз узган очракта да. Бу хакта Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар буенча фәнни-тикшеренү клиник институты табиблары сөйләде.

Шулай итеп, баланың йөрәк-кан тамырлары системасы ягыннан өзлегүләр – миокардит (симптомнар барлыкка килгән мизгелдән  2-4 атнада күренә), мультисистемалы ялкынсыну синдромы (ковидны кичергәннән соң бер айдан ) барлыкка килергә мөмкин.

3-6 айдан соң overlap-синдромнар рәвешендә өзлегүләр башлана - бу организмда өстәмә аутоиммун авырулары», – диде Мәскәү өлкәсенең штаттан тыш баш балалар белгече-кардиологы Әлфия Дроздова.

Институтның балалар гастроэнтерология бүлеге мөдире Мария Ерохина коронавирус кичергән балалар ашказаны-эчәк тракты авырулары белән дә очрашырга мөмкин, дип сөйләде.

ТИ