Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәчлеләргә иммунитетны ныгытуның яңа ысулын тәкъдим итәбез

    Бу хакта югары категорияле табиб-отоларинголог, медицина фәннәре кандидаты Владимир Зайцев сөйләде.

    Тамакны чыныктыру төрле йогышлы авырулар, шул исәптән Covid-19 коронавирусын йоктыру куркынычын киметә.

    Табиб сүзләренчә, инфекция тудыра торган микробларны аңкау миндалиннары, аденоидлар, тел миндалины һәм Пирогов-Вальдейер лимфоэпителиаль боҗрасы тоткарлый.

    Димәк, йоткылыктагы тукымаларның иммунитетын арттырырга кирәк. Моны, аерым алганда, скандинавия ысулы – туңдырылган манго,әфлисун, лимон яки грейпфрут согы ярдәмендә эшләргә була.

    «<...> без вакыт-вакыт әлеге зур булмаган боз кисәкчекләрен алып суырабыз. Цитруста С витамины күп, ул лайлалы тышчаны ныгыта, ә боз белән без йоткылыкның арткы стенасын, лимфоидлы тукымабызны күнектерәбез», – дип аңлатты белгеч.

    Шул ук вакытта Зайцев кирәкле эффект бозның күп булуыннан түгел, ә процедураның даими кабатлануыннан ирешелә, дип өстәде.

    Кышкы йөрү дә файдалы, чөнки тамакка салкын һава тәэсир итә. Хәер, нинди дә булса чыныгу процедуралары сулыш алу юлларында ялкынсыну булмаганда табигатьнең теләсә кайсы фасылында мөмкин, дип искәртте табиб.  

    ТИ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: